Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының "Тегү эше" дәресе узды.
Элегрәк дәресләрдә укучылар мендәр тышы, итәк һәм балалар сарафанының өлгесен ясады. Чираттагы дәрес вак детальләр (кесә, пояс һәм йозак) ясарга багышланган иде.
Дәрес ахырында төркем алга таба эшләвен дәвам итәргә планлаштырды.