«Шатлык» приютында «Кагыйдә буенча әңгәмәләр һәм сөйләм культурасы» дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Бу дәреснең максаты балаларны дөрес сөйләргә һәм тыңларга,сөйләшү тоны һәм сөйләшү манерасына өйрәтү иде. Чараны әзерләгәндә 11 мәктәп яшендәге бала катнашты. Дәрес “Балаларга әхләк тәрбиясе” дигән программага нигезләнеп үткәрелде. Моңа кадәр дә инде әхләк тәрбиясенә берничә чара үткәрелгән иде. Әңгәмә программаның эчтәлегенә таянып һәм балаларның яшен истә тотып үткәрелде. Бу дәресне үткәрер өчен өстәмә материаллар һәм презентация кулланылды. Балалар дөрес сөйләшү һәм сөйләм культурасы кагыйдәләре белән танышты. Тормыштан берничә кызыклы мисаллар китерелде. Дәреснең максаты үтәлде.