"Шатлык" приютында "Мин – беренче сыйныф укучысы" дәресе үткәрелде

2017 елның 11 августы, җомга

Шушы көннәрдә Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Мин – беренче сыйныф укучысы" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Балалар уен формасында "мәктәп иле", дәрес һәм тәнәфес вакыты төшенчәләре белән танышты.

Дәрес күзләр өчен мультимедияле гимнастика белән үрелеп барды. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирде, уеннар уйнады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International