Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча киңәшмә узды

2017 елның 11 августы, җомга

Бүген Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча чираттагы утырыш узды. Киңәшмәгә Әлмәт муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып бара торган 63 эш бирүче чакырылган иде.

Чара барышында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча максатчан күрсәткечне үтәү турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай итеп, 2017 елның 1 августыннан Әлмәт районында эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саны 26,9%ны тәшкил иткән. Шул ук вакытта максатчан күрсәткеч 37% билгеләнгән.

Киңәшмәдә шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнгән эш бирүчеләр дә катнашты. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендә, Әлмәт муниципаль районының 15 предприятиеләрендә 40 инвалидны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International