Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен Чистай шәһәре буенча экскурсия оештырылды.
Экскурсовод белән бергә инвалидлар шәһәр урамнары, шулай ук тарихи урыннарында булдылар.
Экскурсия ахырында катнашучылар өчен "Чистай" мәдәни үзәгенең банкетлар залында хәйрия төшке ашы оештырылды.
Барлык катнашучылар да оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.