"Шәфкать" үзәге карамагындагы рәсем конкурсында җиңүчеләр арасында булды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы алты яшьлек Ангелина Айгишева “Я эту землю Родиной зову” республика рәсем конкурсында җиңде.

Исегезгә төшерәбез, бәйге социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати–методик үзәге тарафыннан үткәрелде. Конкурсның максаты булып балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү торды.

Ангелинаның эшләре бумагокручение техникасы белән башкарылды, ягъни квиллинг. Әлеге иҗат төре белән кыз тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Наталья Алексеева җитәкчелегендә таныша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International