"Өмет Яры" үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен физкультура-сәламәтләндерү чарасы оештырды.

Чараның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны үз сәламәтлеген ныгытуга өндәү торды.

Башта тернәкләнүчеләр физкультурачылар көне тарихы белән танышты. Аннан соң, ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар.

Бүлекчә белгечләре сүзләренчә, барлык катнашучылар да яхшы кәефтә калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International