2017 елның 15 июнендә 10.00 сәгатьтә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада "Зәй урманчылыгы" ҖЧҖ, "КАМАЗ", «РОСТ ПромСервис» ҖЧҖ вәкилләре катнашачак.
Эшсез гражданнарга 367 эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Чара Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. 37б адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.