Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә “Социаль хезмәт алучыларның хокукы һәм вазыйфалары” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.
Әлеге чараның максаты булып инвалидларга "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” №442 ФЗ кысаларында аларның хокуклары һәм вазыйфалары турында мәгүлүмат җиткерелде.
Түгәрәк өстәлдә Менделеевск районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары К. Г. Макаров, инвалидлар җәмгыяте рәисе Д. Е. Пряничников, социаль яклау бүлеге начальнигы Ф. В. Козырева, социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире М. Р. Вәлиева, волонтерлар, инвалидлар катнашты.
Чара ахырында катнашучылар агымдагы елның икенче кварталында инвалидлар онференциясен үткәрү вакытын билгеләделәр.