татАрча комплекслы үзәгендә “Дустыңа елмаю бүләк ит” исемле акция узды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

“Язгы игелек атнасы” кысаларында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы “Дустыңа елмаю бүләк ит” исемле акция үткәрде.

“Мозаика” клубындагы чираттагы очрашуда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар инвалид балалар өчен поделкалар ясадылар. Балалар кулыннан эшләнгән гномик һәм курчаклар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International