Шушы көннәрдә Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Искорка" 11 нче балалар бакчасына кунакка барды. Биредә приют карамагындагылар "Игелек маршы" акциясе үткәрде.
Чара техника йорты мәйданында дәвам итте, монда приют карамагындагы яшүсмерләр яшьләрне лонгмобка чакырды.
Әлеге акциягә "Мәскәү вакыты" бию төркеме, БПП көллияте студентлары, волонтерлар да кушылды.