"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ТЭЦ 2 шәһәр предприятиесендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булды.
Балалар предприятие эшчеләре белән танышты, ТЭЦ торбаларын күрде. ТЭЦ инженеры цехлар буенча экскурсия үткәрде, кызыклы җайланмалар күрсәтте.