Балтач "Наз" үзәгендә чираттагы җыелыш узды

2017 елның 7 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган җыелышта 43 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашты.

"Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләренең эш сыйфатына аналаиз ясады, "Виртуаль музей" проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина инновацион технологияләр куллану турында сөйләде, социаль хезмәткәрләргә конкурсларда актив катнашырга чакырды.

Район эчке эшләр бүлегенең оператив работнигы Фирдүс Дәүләтшин саклык чаралары турында сөйләп узды, "Экстремизмга – юк!" темасына чыгыш ясады.

Медицина хезмәткәре Альбина Гарифуллина беренче ярдәм күрсәтү буенча практик дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International