Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары “Төшенкелеккә бирелүне өй шартларында дәвалау” дигән темага үзләре караган 60 өлкәннәр белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында депрессиянең беренче билгеләре, аны дәвалау ысуллары турында сөйләштеләр. Чараның нәтиҗәсе - буш вакытка урын калдырмау, нинди дә булса шөгыль белән үзеңне мәшгуль итү, әлеге авыруны җиңүнең иң төп кагыйдәсе икәнен һәр өлкән кешенең аңлавы булды.