Бүген Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре килде.
Чараның максаты бөлып үзәк карамагындагыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, тормыш юлын сайлауда ярдәм күрсәтү торды.
Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре доктор, педагог, төзүче, инженер һөнәрләре турында видеослайдлар күрсәтте. Балалар белән әңгәмә үткәрелде.