Бүген Алабуга районы башкарма комитетында балигъ булмаганнар эшләре буенча Комиссиянең чираттагы утырышы узды. Чара барышында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең төрле түгәрәк һәм секцияләрдә мәшгульлек мәсьәләсе хәл ителде.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова Алабуга районында мониторинг нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Утырыш нәтиҗәләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның мәшгульлек мәсьәләсендә ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә карар кабул ителде.