Кичә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече балигъ булмаганнар өчен 86 нчы янгын-коткару бүлегенә экскурсия оештырды.
Чараның төп максаты булып балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү торды.
Экскурсияне бүлек башлыгы урынбасары Иван Назаров үткәрде. Ул балаларны янгын сүндерү эшенең тарихы, махсус киемнәр, җиһазлар, техника турында сөйләде.