“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында Мамадыш "Кайгырту" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен шәхси эшмәкәр Фәрит Галәветдиновның теплицасына экскурсия оештырылды.
Экскурсия барышында үрентеләр күчереп утырту эше алып барыла иде. Эшмәкәр чәчәк, җиләк-җимеш, яшелчә культуралары сатып алу мөмктинлеге турында сөйләде. Балалар кызыксындырган сорауларын бирде, әңгәмәдә катнашты.