Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Владимир Пономарев "Минем шәһәр 2017” яшьләр форумында катнашты.
Форумда катнашучылар арасында Чистай районының төрле предприятие, учреждение һәм оешмалардан эшләүче яшьләр, башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә булды.
Владимир Пономарев яшьләрне эшкә урнаштыру мөмкинлеге, эшче белгечлекләренең әһәмияте, турында сөйләде. Аннары мәшгульлек үзәге директоры "Һөнәрләр офыгы" иҗади һөнәри юнәлеш бирүче проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.