Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә авыр бирелүче яшүсмерләр өчен "Киләчәккә адым" дип исемләнгән клуб оештырылды.
Клуб эшчәнлеге кысаларында 1 төркем инвалиды Наил Әхмәтовның йорт ишегалдын кардан чистарту акциясе оештырылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече сүзләренчә, акция үткәрү барышынд яшүсмерләрдә өлкән буынга карата хөрмәт хисе формалашты.