Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләренең чираттагы очрашуы агымдагы елның беренче квартал эшенә нәтиҗәләр ясауга багышланды.
Очрашу барышында законнарны үзгәртүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Чараның төп темасы булып “Өлкән кешене гаиләгә алу” проекты торды.
Социаль хезмәткәрләр әңгәмәдә актив катнашты, кызыксындырган сорауларын бирде.