"Синең сәламәтлегең" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Ирина Кожевника сәламәтләндерү дәресе үткәрде. Чарада социаль ярдәм алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Чара уен формасында узды. Мәсәлән, "Маймуллар бииләр" уены балаларга коллективта ияләнергә өйрәтте.
Гомумән, оештыручы сүзләренчә, чара күңелле дә, файдалы да килеп чыкты.