Арча тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен экскурсия оештырылды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Элеккеге заманнардан ук кешеләр атларга тартылган. Атлар белән аралашу, аларны иркәләү кешеләргә уңай тәэсир итә, арыганлыкны бетерә һәм авыруларны ала.

Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, аутизм белән авыручы балаларга атлар белән  сүзсез аралашу, тынлыкны саклап, “хәрәкәтләр теле” белән аңлату, дәвалану ысулы бик файдалы. Шул рәвешле, Дөньякүләм аутистлар көне уңаеннан балаларга атлар янына экскурсия оештырылды.

Үзәкнең хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, атлар белән аралашу балаларда үзләренә карата ышаныч арттыра. Балалар бик теләп курыкмыйча атларга утырды, үзләрен чын җайдаклар итеп хис итте. Кайберләре хәтта курыкмыйча үз кулларыннан атларны ашатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International