Зәйдә эш бирүче көне узды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шушы көннәрдә узган эш бирүче көненә йомгак ясады. Исегезгә төшерәбез, әлеге чарада “РФ сәнәгать объектлары ведомство сагы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы вәкиле катнашты.

Эшсез гражданнарга 20 эш урынына "Ведомство сагы атучысы" вакансиясе тәкъдим ителде.

Барлыгы эш бирүче көнендә 23 кеше булды, шуларның 6сы эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез граждан буларак теркәлгән.

Шунысын да әйтергә кирәк, туплау дәвам итә, тулырак мәгълүмат белән 8 (85558) 71543 телефоны аша танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International