Кичә “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының икенче этабы старт алды.
Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге базасында конкурсның ике зональ этабы узды. Биредә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Питрәч, Теләче, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан катнашучылар булды. Барлыгы карауга 42 номинант тәкъдим ителде.
Нәтиҗәләре буенча республика финалына 13 кеше узды.