Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Казан шәһәре “Ремарка” ҖЧҖ 184 хезмәткәренә 616 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Биектау районы «Инвестиционно-холдинговая компания «Татгазинвест» ЯАҖ 51 хезмәткәренә 4992 мең сум күләмендә бурычын кайтарды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.