Министрлыкта коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча Комиссиянең чираттагы утырышы үтте.

Утырыш барышында күп кенә сораулар каралды. Коррупцион һәм башка хокук бозулар өчен җаваплы хезмәткәр Регина Халиуллина "2015-2020 елларга Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" турында хәбәр итте.

Аннары хезмәт базары һәм дәүләт хезмәтләре мониторингы бүлеге башлыгы урынбасары Фәния Фарукшина күзәтү-тикшерү чаралары турында сөйләде.

Утырышка шулай Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының директорлары чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International