Казан шәһәре комплекслы үзәгендә зональ Республика супервизия узды

2017 елның 31 марты, җомга

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чираттагы зональ Республика супервизия узды.

Әлеге чара “Татарстан Республикасында 2016-2017 елларга социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар комплексын үстерү”не гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Супервизиядә Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге белгечләре, гаилә һәм балалар белән эшләү буенча директор урынбасары, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, методист, мөдирләре катнашты.

Чара кысаларында индивидуаль консультацияләр үткәрү, документлар алып бару һәм эшкә анализ ясау буенча фикер алыштылар.

Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге директор урынбасары Наталья Федорова эшсез гражданнарны укыту мәсьәләләрендә тукталды, шулай ук хезмәт кабинетларының эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International