Түбән Камада җитештерүдәге имгәнүләр турында фикер алыштылар

2017 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров Түбән Камада узган хезмәтне саклау буенча Координация советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты, Түбән Кама шәһәре прокуратурасы вәкилләре, шулай ук "ТАИФ-НК" ААҖ, "НКНХ" ҖЧҖ, "Танеко" ААҖ сәнәгый оешмаларыннан да катнашучылар булды.

Утырышта түбәндәге сораулар каралды: тулаем алганда Республикада һәм түбән Кама районында җитештерүдә имгәнүләр хәле, оешмаларда таләпләрен бозу сәбәпләре, хезмәтне саклау мәсьәләләрен пропагандалау, район территориясендә 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү, һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International