Министрлыктда Алтай крае вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Алтай крае хезмәт һәм социаль яклау министр урынбасары, социаль сәясәт буенча идарә башлыгы Наталья Оськина һәм Алтай крае хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының халыкны эш белән тәэмин итү буенча идарә башлыгы Ирина Беседина булды.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында кунаклар фикер алышты һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Иртәгә делегация ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова озатуында "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә, Идел Буе районы социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International