Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре сенсор бүлмәсен уңышлы куллана.
Социаль белгеч Александр Окунев сүзләренчә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып сенсор бүлмәсендәге дәресләр тора. Дәресләр район үзәк хастаханәсе белгечләре һәм КФУ Алабуга институтының психология факультеты белән берлектә үткәрелә.
Шөгыльләнүләр 8-10 кешелек төркемнәрдә башкарыла. Кайбер дәресләрдә релаксация ысулларына төп игътибар бирелә. Шулай ук, сенсор стимуляция техникасы актив кулланыла.