Узган сишәмбе, 28 мартта, Тәтеш районы "Барс" спорт–сәламәтләндерү комплексы базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре директорлары һәм белгечләре катнашында зональ семинар-киңәшмә узды.
Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы Людмила Чернова, Тәтеш районы социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова, Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге директорлары, бүлек мөдирләре, социаль педагог, психологлар, Чүпрәле, Апас, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Кайбыч һәм Тәтеш районнарыннан социаль белгечләр катнашты.