Дөньякүләм туберкулез белән көрәш көне кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында санитар лекция узды.
Чараны оештыручылар булып медицина училищесы студентлары һәм интернат-йорт хезмәткәрләре торды.
Лекция барышында интернат карамагындагылар авыруларның беренче симптомы, аны профилактикалау турында белделәр, табиблык практикасыннан гыйбрәтле тарихлар тыңладылар.