"Юлдаш" интернат-йортында яшәүчеләр Түбән Каманың истәлекле урыннары белән танышты

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Узган сишәмбе, 28 март көнне Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Түбән Кама шәһәренең истәлекле урыннары белән танышты.

Экскурсия учреждение хезмәткәрләре тарафыннан ТАССР оешканга 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Интернат карамагындагылар "Гаилә" шәһәр паркында булды, коляскаларда йөрүче инвалидлар атынгычларда атынды, Габдулла Тукай уку һәм ял паркында ял итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International