Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән «Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә булдылар.
28 март көнне “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килде. Концертны мәдәният йорты җитәкчесе Дәүләтшин Нурулла Рахматулла улы “Энием” җыры белән башлап җибәрде.
Концерт программасы төрле шаян мәзәкләр, такмаклар, моңлы җырлардан торды. Наилә Нәбиева, Гафия Газизова, Албина Галиева башкарган җырлар, Илнур Әсхаков сөйләгән шигырьләр өлкәннәрнең күңеленә якты истәлек булып кереп калды.
Чара ахырында тернәкләнү узучылар концерт оештыручыларга рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде.