"Радуга" клубы эшчәнлеге кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Безгә яз килде!" дип исемләнгән чара үткәрде.
Балалар игътибар психологның чыгышын тыңлады, табышмакларга җавап бирде, викторинада актив катнашты.
Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияли, вак моториканы үстерә.