Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укытучысы Рәфилә Хисамутдинова һәм фельдшер Роза Валиева белән берлектә "Нәрсә ул туберкулез?" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Чара Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган иде.
Дәреснең максаты булып балигъ булмаганнарның игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү һәм аны профилактикалау чаралары турында белемнәрен күтәрү торды.