"Карьерный навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче марафон кысаларында Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мәктәп укучылары булып кайтты.
Җыелучылар алдында кереш сүз белә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорының вазифасын башкаручы Наталья Казанова чыгыш ясады. Үзенең сәламләү сүзендә ул дөрес һөнәр сайлауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Аннары кунаклар игътибарына техникумның тарихы һәм тормышы турында видеофильм тәкъдим ителде.
Шунысын да әйтергә кирәк, марафонга 500 дән артык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары җыелды.