ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлнара Шагиева 2020 елга кадәр РФдә иртә ярдәм күрсәтү Концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төбәкара конференциясендә катнашты.
Чараны оештыручылар булып гаилә, бала һәм анага ярдәм күрсәтү буенча РФ Иҗтимагый Палатасы, РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы инвалидлар һәм башка мөмкинлекләре чикле затларның эшләре буенча Координация советы торды.
Конференция барышында РФ төбәкләрендә иртә ярдәм күрсәтү үсеше перспективалары хакында фикер алышынды. Шулай ук эксперт һәм ата-аналар җәмәгатьчелеген берләштерүне булдыру мәсьәләләре каралды.