Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 28 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 445 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 105 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,75% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 27 892гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3436 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 911 кеше эшсез дип танылган, шуларның 826сы – моңа кадәр хезмәт куйган. 56 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.