Моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

2017 нчы елның 28 нче март көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1700 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 64 кешегә күбрәк.

Шулай итеп, Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечендә саклана.

Шулай ук, Түбән Кама, Алабуга һәм Менделеевскта эшсезләр саны арткан. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1234, 503 һәм 115 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистайда 6, Яшел Үзәндә 5, Кама Аланында 2 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International