"Яңа йорт" приюты карамагындагыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

"Иминлек әлифбасы" юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Алабуга районы буенча юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе бүлеге вәкиле Фирая Гришина белән очрашты.

Кунак балаларга юлда үз-үзеңне тоту турында сөйләде, викториналар үткәрде. Очрашу ахырында барлык тәрбияләнүчеләргә дә юлларда балаларның иминлеген саклау турында китапчыклар бүләк иттеләр.

Алабуга "Яңа йорт" приютында даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар үткәрелә. Әлеге чаралар кысаларында әңгәмә, уеннар оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International