Сарман районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ихтыяҗы зур

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада түбәндәге 3 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "АЛСУ" ҖЧҖ, "Җәлил " Агрофирмасы" ҖЧҖ, "ӘЛМӘТ ИНЖЕНЕР-ТӨЗЕЛЕШ КОМПАНИЯСЕ" ҖЧҖ.

Эш эзләүчеләргә электр җихазлары ремонтлау буенча электромонтер, агроном, тракторчы-машинист, икътисадчы, вязальщик кебек вакансияләр тәкъдим ителде.

Чарага 29 граждан килде. Барлык теләүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмәгә чакырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International