Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты инваспортсменнар командасы "Лидеры" спорт комплексында узган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт ярышында катнашты.
Ярышларны оештыручы булып Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте торды.
Чараны Чистай районы Башкарма комитетының туризм һәм спорт бүлеге башлыгы Владимир Толоконников башлап җибәрде. Ул катнашучыларны сәламләде, рәхмәт сүзләре җиткерде, югары спорт казанышлары һәм көч рухы теләп калды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча интернат-йорт карамагындагылар призлы урыннарга лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.