"Веста" үзәге психологы инвалид бала тәрбияләүче аналар өчен дәрес үткәрде

2017 елның 28 марты, сишәмбе

"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диләрә Зарипова тарафыннан инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен төркемле психологик дәрес узды.

Чараның максаты булып катнашучыларның уңай фикерләүен формалаштыру торды.

Дәреснең беренче этабында иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр башкарылды. Аннары катнашучыларга коллаж ясарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International