“Балалар һәм яшүсмерләр куркынычсызлыгын профилактикалау” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү торды. Дәрестә катнашучылар арасында патронажда торучы гаиләләрдән 9-10 яшьлек 12 бала булды.
Дәрес барышында педагог таныш түгел кеше ишеккә шакыганда, телефон шалтыраган, янгын килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук, балаларга видеоматериал күрсәтелде.