Кичә, 28 март көнне, Яр Чаллыга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр кылды.
Шәһәр мэрының иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхсән кабул итү узды. Биредә Министр хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, Чаллы халкын "Интернет – озын гомер" проекты дәвам итәчәкме, эш бирүче табельләрне электрон почта аша җиткерә аламы дигән сораулар борчыды.
Кабул итүдән соң, Эльмира Зарипова министрлык карамагындагы учреждениеләрдә, шул исәптән "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да булды.