Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Кадры Урала» ҖЧҖнең вәкиле катнашында эш бирүче көне узды.
Эшсез гражданнарга 50 эш урынына укладчик-упаковщик, 60 эш урынына механик эшләре җыю буенча слесарь, 10 эш урынына эретеп ябыштыручы кебек вакансияләр тәкъдим ителде.
Ярминәкдә 27 кеше катнашты, шуларның 11е эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар буларак теркәлгән.
Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәткәрләр туплау дәвам итә, тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефон номеры аша алырга була.