“Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар социаль педагог Татьяна Гурьева белән берлектә матурлык салонында булдылар.
Экскурсия барышында балалар администратор, директор, парикмахер, косметолог, маникюр һәм педикюраостасы кебек һөнәрләр белән танышты. Балалар сораулар бирде, салон мастерлары исә, мастер-класслар үткәрде.