Министр Эльмира Зарипова Минзәләгә эшлекле сәфәр кылды

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген, 28 март көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Айдар Сәлахов һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова булып кайттылар.

Кунаклар ДФК залында инвалидлар һәм өлкәннәрне тернәкләндерү буенча дәресләрдә булды, массаж кабинеты, галокамера, ашханә, кунак бүлмәсен карад. Учреждение директоры Ирина Исмәгыйлева яңа технологияләр белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International